Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыга

Яңа бакчада Бакчачылар мондый бакчаны сәнәк белән казып, йомшартып чыгарга киңәш итә. Яз көне тагын да җимеш үсентеләре утыртырга исәбегез булса, чокырларны алдан ук әзерләргә кирәк

Җиләк бакчасында нинди эшләр бар?
Кара карлыган, крыжовник үсентеләрен октябрь урталарына кадәр утыртырга киңәш ителә. Аларның һәр үсентесенә яртышар чиләк су салырга һәм тирә-якларын мүлчәләргә онытмагыз (бу максатка торф, тирес, черемә кулланыла). Тирес үсентегә тимәскә тиеш.
Айның беренче яртысында җимеш бирүче куаклар да органик, фосфорлы һәм калийлы ашламаларга мохтаҗ була. Аларны туфракка тигезләп таратыгыз да, көрәк белән казып, катнаштырыгыз. 
Карлыган һәм крыжовник тирәләренә кышка керер алдыннан тирәнлекләре 12-15 см булган чокырчыклар яки канал ясап, шунда суны мулрак коярга киңәш ителә. 
Күпләр крыжовник һәм карлыганны, ана куактан аерым ботакны җиргә күмеп, үрчетүне хуп күрә. Әгәр андый тамыр җибәргән үсентеләрегез бар икән, октябрьдә аларны даими урынга күчереп утыртырга соңга калмагыз.
Җимеш бакчасында
Сентябрь ахырында – октябрь башында кышкы сортлы алмаларны агачтан җыеп алырга кирәк. Агачларның тирә-якларын, тамырларга зыян китермичә, казып-йомшартып чыгарга. Штамбларны һәм калын ботакларны иске, үле каезлардан чистартыгыз. Чүп-чарны җыеп яндырыгыз. Карт агачлардагы куыш-тишекләрне ямарга кирәк булыр. 
Күпләр карлик агачлар үстерү белән мавыга, ә алар вак-төяк үсентеләр бирүчән була. Бурыч – шуларны юк итү. Әгәр бакчада мүкләнгән һәм лишайниклар барлыкка килгән агачлар күрәсез икән, аларны тизрәк тимер купоросының 5 процентлы эремәсе белән эшкәртегез (10 литр суга 500 грамм).
Коелган яфракларны күпләр компостка салып куя. Белгечләр төрле чирләр һәм корткычлар күренгән яфракларны җыеп яндырырга киңәш итә. 
Артык картайган һәм үлеп баручы агачларны саклаудан файда юк: аларны казып алыгыз һәм урыннарына шул ук сорттагы яңаларын утыртыгыз. Әлбәттә, чокырлар тиешле зурлыкта казылган, ашланган, яңа үсентене кабул итәргә әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев