Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм иттеләр

Төзүчеләр көне уңаеннан Сабантуй мәйданының Татар ихатасында тантаналы чара узды

Анда җирлегебездәге төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

Район башлыгы Альберт Хуҗин төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Төзүче – мәртәбәле һөнәрләрнең берсе. Алар яңалык тудыра. Төзүчеләрнең хезмәт җимешләреннән җирлегебез кешеләре файдалана, – диде ул.

Тырыш хезмәтләре өчен бертөркем райондашларыбызга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район үзешчәннәренең чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Төзүчеләр хөрмәтенә мул табын да әзерләнгән иде.

Төзүчеләр көне районыбыз өчен аеруча истәлекле. Җирлегебездә баручы төзелеш-ремонт эшләре – районның үсеш күрсәткече. Мөслимдә ел саен 20дән артык хөкүмәт программасы гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә, социаль учреждениеләр яңа күлмәк кия, заманча объектлар сафка баса. Төзек биналар күзләрне иркәли.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев