Баек егете Данил Әбрар Кәримуллин конференциясендә җиңүче булды
24 март көнне Саба районында Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Анда Баек төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Данил Садриев та катнашты. Якташыбыз "Татар филологиясе" секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗәдәге Җиңүче дипломына ия булды (фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Садриева). "Педагогик эзләнү" секциясендә Тат....
24 март көнне Саба районында Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Анда Баек төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Данил Садриев та катнашты. Якташыбыз "Татар филологиясе" секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗәдәге Җиңүче дипломына ия булды (фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Садриева). "Педагогик эзләнү" секциясендә Тат. Шуран төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шаева I дәрәҗәдәге Җиңүче дипломына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев