Баек авыл җирлегендә булган 3 чишмәгә дә бу елда ремонт ясалган
Авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм яңарту, заманча итеп үзгәртү буенча Баек авылы җирлеге матур планнар белән яши. Җирлегебез чишмәләргә бай.
Аларны төзекләндерү буенча 3 авылда да күләмле эш башкарылды: чишмәләр буралап куелды, ял иту урыннары булдырылды. Авылда балалар һәм яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен кайгыртып зур спорт залы төзекләндерелә, заманча җиһазланган балалар майданчыгы үсеп чыкты. Балалар тавышыннан авылыбыз ямьләнеп тора. Ә өлкәннәр өчен мәчеттә бөтен уңайлыклар булдырылды: җылылык системасы алыштырылды, юыну бүлмәсе ясалды.
Бу эшләрне оештырып, башлап йөруче җирлек башлыгы Сахипгараев Айнурга балалар да, өлкәннәр дә мең рәхмәтле, дип хәбәр итәләр Баек авыл җирлегеннән.
Нет комментариев