Бадминтон өметләре
Яңалыклар

Бадминтон өметләре

19-20 декабрь көннәрендә Казанда бадминтон үзәгендә “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының икенче йомгаклау туры үтте.

Бәйгедә 28 районнан 128 спортчы катнашты. Район балалар һәм спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ринас Ханов, 2008-2009 елгы үсмерләр арасында ир-егетләр ялгыз разрядында икенче урынны яулап, грамота һәм медальгә лаек булды. Тренеры – Инсаф Ханов.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев