Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә язалар. Бабайга кунакка баргач

Актаныш районы Әнәк авылында республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевкә ачылган бюстны һәм паркны карарга бардык.

Экскурсовод Ильвина Нуретдинова бик ачык йөзле, паркның бөтен җирен күрсәтеп, безне кызыксындырган сорауларга җавап биреп йөрде. 
Бу сукмаклардан – яр эченнән безгә күп йөрергә туры килде. Без бәләкәй чакларда шул ярны чыккач та бик көчле базар була иде. Әткәй-әнкәйләрне базарга җибәрмәделәр. Шуңа күрә миңа йөрергә туры килде. 
Ул вакытларда колхозлар көнбагыш чәчте. Уңышын җыйгач та җирдә көнбагыш күп кала иде. Шуларны җыябыз да, башын суктырып киптергәннән соң, базарга алып китәбез. Базарда көнбагыш күп, бездән алмыйлар. Шуңа күрә Пучының Калинин урамында яшәүче Насретдин бабайга бик очсыз хакка гына сатып кайтабыз. Көнбагыш сабагы да файдалы булды. Аны утын урынына кар яуганчы ташыйбыз, ул бик яхшы яна иде. 
Пучы район үзәге булгач, ул юлдан күп йөрергә туры килде. Ул елларда юллар юк, язын-көзен баткак була иде. Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип ага бик ачык йөзле кеше булып, без аларга су эчәргә керәбез. Аны бар халык ихтирам итте. 
Бервакыт Пучыдан кайтып барам. Ноябрь ае, кичкә калынды. Шәрип ага мине күреп туктатты да: “Кайда кайтасың, бик соң бит?” – диде. Хәлгә керүче булгангамы, күңелләр тулып китте. Шәрип ага: “Көтеп тор”, – диде дә өенә кереп китте, бер телем ипекәй алып чыкты. Безнең ипи күргән бармыни?! Сөенүләрем шул чакта! Шул арада ат белән бер егет килеп җитте (күрәсең, Шәрип абыйларда ул вакытта ук телефон булган). “Менә бу баланы Исәнсеф авылына илтеп кайт”, – диде абзыем. Ялгышмасам, Әнәк авылының ул егете Әхтәм исемле иде. Аның Сабантуйларда атлар чабышында катнашканын беләм. Аның белән күп еллар аралашып йөрдек. 1959 елның октябрь аенда Калинин районын бетерделәр. Шуннан соң безнең аралар өзелде. 
Минтимер Шәймиев Президент булгач, районны кире кайтарыр дип бик өметләнгән идем. Пучы безгә 8 км гына бит. Анда җәяү дә барып кайтып була иде. Безнең Исәнсеф юлына асфальт салырга да ярдәм итәр дип уйлаган идем. Ике тапкыр хат та яздым. Ул хатны аңа күрсәтмәгәннәрдер инде. Казанга баргач, янына кереп сөйләшмәкче дә идем, кертмәделәр генә. 
“Бабайда кунакта” булганда мин әнә шулай үткәнннәрне хәтердә яңартып, моңсуланып та йөрдем. 

Мөҗәһидан Мортазин, 
Исәнсеф авыл җирлеге ветераннар советы рәисе.

Фото – "Актаныш-информ" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев