Азык әзерләүнең кызган чоры
Яңалыклар

Азык әзерләүнең кызган чоры

Районда 4257 баш мөгезле эре терлек исәпләнә

Район буенча кышлату чорына 16 мең тонна сенаж, 3100 тонна печән, 16 мең тонна силос, 3 мең тонна салам әзерләү бурычы куелган. Һәр шартлы терлеккә уртача 33 центнер азык берәмлеге туры киләчәк. Эшне нәтиҗәле оештыруда һава шартлары да хәлиткеч роль уйный.
Район буенча күпьеллык үлән – 4400 гектар, берьеллык үлән 1380 гектар мәйдан били. 933 гектарда силос өчен кукуруз чәчелгән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә район аграрийларының төп көче сенаж салуга җәлеп ителгән. “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында эш темпы аеруча кызу темплар белән бара.


Нет комментариев