Азык запасы туплау
Район игенчеләре хуҗалык малларына ел ярымлык азык запасы туплауны максат итеп эшли.
Күпьеллык үләннең беренче катыннан һәм берьеллык үләннән район буенча 21 мең тонна сенаж салынган. Кышкы чор өчен 7100 тонна печән әзерләнгән. Һәр шартлы терлеккә уртача 23,5 центнер азык берәмлеге туры килә. “Исламов” хуҗалыгында әлеге күрсәткеч – 31 центнер, “Туган як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмаларында 30-26 центнер тәшкил итә.
Нет комментариев