Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айсылудан – рулет

Уңган хуҗабикәләр чәй тәмнәрен үзләре белгән рецепт буенча бик тиз өлгертә хәзер. Райондашыбыз Айсылу Мадьярованың рулеты кибетнекеләргә көндәш булырлык. Рулет рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 3-4 йомырка, бер ста­кан (250 грамм) шикәр комы, шул ук күләмдә он, эчлек өчен варенье яисә джем.

Әзерләү тәртибе. Йо­мырка белән шикәр ко­мын бергә кушып, яхшы­лап болгатабыз. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Шуннан соң әлеге кат­нашмага он салып бол­гатабыз. Духовка калаена пергамент кәгазен җәеп, җиңелчә генә өстен май­лыйбыз да камырны ти­гез итеп шунда җәябез. Камырны алдан кызган духовкага (210 градус) 8-10 минутка тыгып ала­быз. Пешеп чыккач, варе­нье сылап, тиз генә рулет итеп урыйбыз. Эчлеккә үзегезгә ошаган варенье яисә джем салырга була. Иң мөһиме – варенье куе булсын, бу очракта эчлек агып чыкмаячак.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев