Яңалыклар

Айрат Хәйруллин туры эфирда Татарстанда IT-индустрия үсеше турында тулырак сөйләячәк

Иртәгә Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдәге Татарстан рәсми берләшмәләрендә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында турыдан-туры эфир уздырачак.

Министр Татарстанда IT-индустриянең ничек үсүе, республикада нинди IT-белгечләргә ихтыяҗ булуы һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен ничек арттырулары турында сөйләячәк. Шулай ук Хәйруллин эфир вакытында интернет-кулланучылардан килгән сорауларга да җавап бирәчәк.
Очрашу 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми җәмгыятьләрендә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформасында узачак.


Нет комментариев