Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхлак һәм сәламәтлек яллары

Кышкы каникул вакытында мәчетләрдә «Әхлак һәм сәламәтлек яллары» оештырылды.

2-7 гыйнвар көннәрендә районыбызның берничә мәчетендә "Әхлак һәм сәламәтлек яллары" узды. Түбән Табын, Элемтә, Тойгелде авылларында һәм Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә, кызлар өчен мәдрәсә бинасында оештырылган ялларда барлыгы 65 бала катнашты.

Әхлак, ислам нигезләре һәм Пәйгәмбәребез Мөхәммәднең тормыш юлына багышланган дәресләр төрле уеннар, викториналар белән аралашып барды.

"Әлеге курсларның төп максаты – үсеп килүче яшьләрнең әхлагын үстерү, ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү, балаларга ялларын файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга мөмкинлек тудыру", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Фото - Мөслим мөхтәсибәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев