Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылның киләчәге – яшьләр кулында

Авылларда яшьләрне калдыруның юлларын табарга кирәк, ди өлкәннәр.

Авыл җыеннары дәвам итә. Аның чираттагылары район үзәгеннән иң читтә урнашкан җирлекләрдә үтте.
Әмәкәй – кунакчыл җирлек. Район үзәгеннән читтә урнашкан җирлек Әмәкәй һәм Әлмәт авылларын үз эченә ала. 160 хуҗалыкта 317 кеше гомер кичерә. Җирлектә мал тотучылар саны аз түгел: 315 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 123е – савым сыерлары. Әмәкәй авыл җирлеге территориясендә дүрт гаилә фермасы эшли.
– Җирлек халкыннан моң-зар ишеткәнебез юк. Проблемаларны бергәләп чишү юлларын эзлибез. Илназ Бәшировның крестьян-фермер хуҗалыгы ел дәвамында авыл халкын һәм күрше авылларны кош-корт белән тәэмин итә. Быел ул 60 мең бройлер үстереп сатты, бүгенге көндә фермасында 6 мең каз үстерелә. Җирлектә Илнур Муллагалиев кошчылык фермасын ачарга җыена, бүген анда төзекләндерү эшләре бара, – диде үз чыгышында Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.
Авыл халкын азык-төлек, көнкүреш товарлары белән үз кибетләрен ачкан Рәфига Якупова, Рәзимә Батыршина тәэмин итә. 
Җирлекнең киләчәге яшь буынга бәйле. Быел Әмәкәй төп мәктәбендә 27 укучы белем һәм тәрбия алачак. Мәктәп тулысынча диярлек кадрлар белән тәэмин ителгән, инглиз теле укытучысы гына юк. 
Җирлектә мәдәният йорты, клуб, мәчет, китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Күп кенә җирлекләрдә мәчетләрне карап тотуга, ремонтлауга, җылытуга үзара салым хисабыннан акча бүленә. Әмәкәй авыл җирлегендә башка вәзгыять. Халык мәчет яны бакчасын һәрдаим чистартып, ишек алдына матур чәчәкләр утыртып, карап, тәрбияләп тора. Авылның өлкән яштәге кешеләре бергәләшеп карт агачларны кискән, җыештыру эшләрен башкарган, дини белем алырга йөрүче апалар мәчет коймасын буяган. Мәчетнең тышкы өлешенә ремонт кирәк. Шушы авыл кияве Рамил мәчетне төзекләндерү өчен төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәткән. Эш башлау өчен подрядчиклар белән килешү төзиләр. Әмәкәй авыл җирлеге территориясендә ике зират бар. Зиратларга чүп җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. 
– Җирлегебездә тормыш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә, шартлар да бар. Ходайга шөкер дип кенә яшибез. Үзара салым хисабына авылларның йөзе үзгәрә. Заманча уңайлыклар хәзер авылларда да бар, – ди Бәрия апа Муллагалиева.
Баек авыл җирлеге 210 хуҗалыкта 552 кеше яшәүче дүрт авылны берләштерә. Җирлектә төп гомуми мәктәп, балалар бакчасы, ике ФАП, мәдәният йорты, элемтә бүлеге, ике мәчет, кибет, янгын сүндерү хезмәте халыкка хезмәт күрсәтә. Узган елда җирлектә алты бала туган.
– Соңгы елларда авылларыбызда мал асраучылар саны сизелерлек кимеде. Моннан дүрт ел элек җирлегебездә 275 баш мал булса, бүген әлеге күрсәткеч 183не тәшкил итә. Җирлегебезнең зур терәге – кече эшмәкәрлек. Җирлектә 8 фермер хуҗалыгы, 2 гаилә фермасы бар, 2 кеше кошчылык белән шөгыльләнә, бер кеше шәхси кибет тота. Күп кенә эшмәкәрләр кошчылык, мөгезле эре терлек асрау, икмәк, печән, яшелчә үстерү, бал, такта җитештерү белән мәшгуль, – ди Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов. 
Баек авыл җирлегенә караган юлның гомуми озынлыгы – 8,14 км. Шуның 300 метры – асфальт, 5260 метрына гравий түшәлгән. Быел Яңа Сәфәр авылының Мәктәп урамында 400 метр озынлыкта юл ремонтланган. Үзара салым акчасына һәм хөкүмәт ярдәме белән Дусай клубының түбәсе ябылган, Баек зиратының коймасы металлоштакетникка алыштырылган. Баек су скважинасына проект документациясе эшләнә һәм профнастилдан койма тотыла. Баекның Сабантуй мәйданына утыргычлар һәм навес куелган, Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан һәйкәлгә косметик ремонт ясалган. Барлык авылларда да юлларны тигезләү эшләре башкарылган. Ел беткәнче калган акчага Баек клубына санузел һәм суүткәргечкә ремонт ясарга исәплиләр. 
– Авыл халкы да хәзер тигез, чиста юллардан йөри. Өйләребезгә су кергән, җылылык бар. Шәһәргә омтыласы, “кала” дип ашкынасы түгел! Авылларда яшьләрне калдыру өчен нәрсәдер уйлап табасы бар. Яшь буын, туып-үскән җиреннән аерылып, читтә йөрмәсен иде. Авылның киләчәге – яшьләр кулында, – ди Наилә Галиева.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев