Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларның яңа сулышы. Фоторепортаж

Җирлекләрнең яшәеше белән танышу, республика программаларының тормышка ашырылуын, үзара салым акчаларының максатчан кулланылышын күрү максатында авыл җирлекләрендә күчмә киңәшмәләр үткәрү традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысы Исәнсеф авыл җирлегендә узды. Чарада район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, бүлек мөдирләре, җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

Җирлек белән танышу Исәнсеф авыл җирлеге чигеннән башланды. Соңгы ике елда җирлектә юллар төзелеше буенча колачлы эшләр башкарылды. Иске Сәет, Яңа Сәет, Тат. Бүләр, Исәнсеф авылларында бүген өр-яңа асфальт юллардан йөриләр. Быел Исәнсеф һәм Сикия юнәлешендә юллар ясалып авыл эченә үк керде. Район башлыгы, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, авыл җирлекләре башлыкларына тәкъдимнәрен җиткерде: 
– Һәр җирлек беренче чиратта территориянең чисталыгына, төзеклегенә игътибар итәргә тиеш. Бигрәк тә юл буйларының чисталыгы, посадкалардагы тәртип үзәк мәсьәлә булып кала. Авыл җирлекләре чикләрендәге күрсәтмә такталар төзек булсын. Районга керү “капкаларындагы” конструкцияләрнең торышына да игътибар бирергә кирәк. 
Киңәшмәдә катнашучылар, магистраль һәм авыл урамнарындагы асфальт юлларны караганнан соң, кошчылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Илгиз Зиннуровның эшчәнлеге белән танышты. Район башлыгы җирлек башлыкларына территорияләрдәге буш торакларны эш башлаучы эшмәкәрләргә, фермерларга бирергә тәкъдим итте: 
– Һәр җирлектә буш биналар һәм тораклар бар. Вакытында хуҗа тапмыйбыз икән, берничә елдан алар ишелеп, җимерелеп бетәчәк. Бигрәк тә яшьләрне яңа эш башларга чакырырга, аларны кызыксындыру юлларын эзләргә кирәк. Киләсе елда Михайловка авылында кош ите җитештерү һәм эшкәртү буенча тулы бер комплекс төзелеп, сәгатенә 1500 кош эшкәртү мөмкинлеге туачак. 
Киңәшмәдә яу кырында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелискларның торышына игътибар итү кирәклеге дә ассызыкланды. Һәр җирлек күренекле шәхесләрен барларга, аларның каберләрен тәртипкә китерергә тиеш диелде. Зиратларга сугыштан кайтып вафат булган ветераннарның исемлекләрен язып элгән авыл җирлекләре тәҗрибәсе үрнәк итеп куелды. 
– Мөслимдәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына да сугыштан кайтып вафат булганнарның исемлеге язылган ике стелла урнаштырачакбыз. Калган авыл җирлекләренә дә, әлеге исемлекне барлап, авыл халкы белән бергәләп тулыландырып, зиратларга яисә обелискларга урнаштырырга тәкъдим итәбез. Бу безнең тарафтан аларга хөрмәт билгесе булыр, – диде Рамил Муллин. 
Киңәшмәнең пленар өлешендә төрле салымнарның җыелуы, үзара салым акчаларының максатчан кулланылуы турында чыгышлар тыңланды. Кунаклар капиталь ремонттан соң Тат. Бүләр авылы мәдәният йортын ачу тантанасында да катнашты. Милли проект кысаларында бирелгән финанс ярдәме белән төзекләндерелгән бина танымаслык булып үзгәргән. 
– Хөкүмәтебезгә, мәдәният йортын төзекләндергән “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте эшчеләренә, ремонт эшләренә көче кергән һәркемгә олы рәхмәтләребез ирешсен. Бердәм коллектив булып эшләүнең матур нәтиҗәсе бу. Исәнсеф авыл җирлегендә республика һәм федераль программалар ярдәме белән соңгы елларда күп эшләр башкарылды. Бу җирлектә тулы канлы тормыш белән яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләгебез бер: киләчәктә җирлектә яшьләребез күпләп калып, үз эшләрен булдырып, җирлек һәм районыбыз үсешенә үз өлешләрен кертсен иде. 
Ремонт эшләрен башкарган “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Авзалов, авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов та рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл халкы җирлектә башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде, республика һәм район җитәкчелегенең тырыш хезмәтен югары бәяләде. 
– Соңгы елларда җирлегебездә бихисап үзгәрешләр булды. Асфальт юллар салынды, су челтәре ремонтланды, социаль биналар яңарды. Бу эшләр авылларыбыз яшәрергә бер этәргеч булсын иде. Бәхет эзләп авылдан чыгып киткән яшьләребез кире кайтып, үсеп килүче буын авылларыбызда төпләнеп калып, бердәм булып яшәргә язсын, – диде мәгариф ветераны Сәрия Мирзаянова. 
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев