Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл ихатасы

Проектны район Башкарма комитеты, Шуган авыл җирлеге, туган як музее хуплады. “Авыл утлары” газетасы мәгълүмати спонсорыбыз булды. “Мөслим балалары” якташлык җәмгыяте идарәсе рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең район оешмасы җитәкчесе Сәвия Хәбирова башлангычны хуплады һәм узган елның сентябрендә проектыбыз экспертизага җибәрелде. Һәм проектыбыз җиңүче дип табылды. 

Конкурста җиңү безгә зур җаваплылык йөкли. Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр без алдыбызга куйган бурычны тормышка ашырырга тиеш. Проектның нигезендәге төп идея – Рус Шуган авылындагы элеккеге агач чиркәү бинасын (беренче рәсем) төзекләндерү. Ул ХХ гасыр башында община һәм сәүдәгәр Стахеевлар акчасына төзелгән. Хәзерге вакытта мәктәп склады буларак файдаланыла. Грант акчасын файдаланып һәм спонсорлар ярдәме белән бинаның түбәсен, түшәмен, идәнен ремонтларга, ишек-тәрәзәләрен алыштырырга, койма коярга кирәк. Аннан соң ике бүлмәне ХХ гасырның беренче һәм икенче яртыеллыкларында безнең яклардагы авыл йорты рәвешенә китерү бурычы тора. Ишегалды ХХ гасырның беренче яртыеллыгын тасвирлаячак. Анда умарта, кое, йорт хайваннары фигуралары, бакча булачак. Шулай итеп мәктәп ихатасында тарихи почмак барлыкка киләчәк. 
Проект крестьян һөнәренә өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрү, йола бәйрәмнәре оештыру, халык гореф-гадәтләрен, уеннарын, гомумән, мәдәниятне саклауны күздә тота. 
Хөрмәтле авылдашлар, райондашлар! Бу эшне башкаруда сезнең ярдәм таләп ителә. Йорт-ихатагызда иске җиһазлар (кулдан ясалган булса, тагын да әйбәтрәк), көнкүреш техникасы (эшләмәсә дә ярый), телевизор, радиоалгыч, сепаратор, суыткыч сакланган булса, безгә хәбәр итегез. Телефоныбыз – 3-70-93. Табылган әйберләрне Рус Шуган мәктәбенә үзегез китерсәгез, без тагын да рәхмәтле булырбыз. Барлык экспонатларда да аның хуҗасы турында мәгълүмат булачак. Шуның белән сез дә безнең проект ярдәмендә гаиләгезнең тарихын саклауга өлеш кертәчәксез. 
Аеруча ат көче белән эшләгән хезмәт кораллары, һөнәрчеләр файдаланган кораллар кызыксындыра. Аларның кайсы халыкныкы булуы мөһим түгел. Шуңа бәйле проектның исеменә дә берникадәр үзгәреш кертеп, аны “Авыл ихатасы” дибез. Әмма юнәлеш шул ук – узган гасыр авылы көнкүрешен күрсәтү. Әлеге музейны ачу 2 сентябрьгә планлаштырыла. Ә ноябрь аенда без этнография буенча беренче республика укучылар конференциясе үткәрергә тиеш. Конференциядә укучылар фольклор, гореф-гадәтләр темаларына үз проектларын тәкъдим итәчәк. Алга таба музейда район һәм республика мәктәпләре укучылары, халык өчен экскурсияләр үткәрергә мөмкин булачак. 

Фирдәвес Фәрхетдинов, 
Рус Шуган төп мәктәбе директоры. 
Фотолар – мәктәп архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев