Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда интернет тотсын өчен...

Интернет хезмәтеннән үзәктән еракта урнашкан авылларда яшәүчеләр дә тигез дәрәҗәдә куллана алсын өчен республикада цифрлы тигезсезлекне булдырмауны күз алдында тоткан проект тормышка ашырыла. Район электр элемтәсе узелы да октябрь аеннан җирлегебездә "доступ нокталары" төзи башлады. Бу 250-500 кеше яшәгән авылларда, җәмәгатьчелек җыелу урыннарына якынайтып, махсус җиһазлы ящик урнаштырылган баганалар утыртудан гыйбарәт. Авыл кешесе, интернетка Wi-Fi (Вай-фай) аша тоташтыру өчен, регистрация үткән очракта, элемтәдән үз җиһазы аша файдалана ала. "Доступ нокталары" районның 17 авылына урнаштырылган инде. Элемтәчеләр бу эшне ел ахырына кадәр төгәлләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев