Автоинспекторлар балаларга канцтоварлар тутырылган рюкзаклар тапшырдылар
Яңалыклар

Автоинспекторлар балаларга канцтоварлар тутырылган рюкзаклар тапшырдылар

Юлларда балаларның юлларда иминлеген тәэмин иту буенча “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы бара.

Юлларда балаларның юлларда иминлеген тәэмин иту буенча “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы бара. Ул 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 31 августта Мөслимнең Пушкин урамында “Кояшкай” балалар бакчасы янында “Бала – төп пассажир!” исеме астында акция узды. Балаларын бакчага транспорт чарасына утыртып алып килүче әти-әниләр белән балаларны машинада йөрткәндә махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешларын куллану турында әңгәмә үткәрелде. Пассажир-балаларга уку кирәк-яраклары салынган яктырткыч рюкзаклар таратылды.

Лилия Шәймиева фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев