“Автобус” профилактик операциясе узды
Җирлегебездә 35 автобус бар, аларның 13е мәктәп укучыларын йөртә.
Аварияләрне кисәтү максатларында 11-18 август көннәрендә “Автобус” профилактик операциясе узды. “Чара барышында законсыз пассажирлар ташу фактларына юл куймау, лицензия таләпләрен үтәү, автобусларның техник торышы һәм машина йөртүчеләрнең куелган таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелде”, – ди ДАИ хезмәткәрләре. Җирлегебездә 35 автобус бар, аларның 13е мәктәп укучыларын йөртә. Ел башыннан 17 автобус йөртүчесенә һәм техниканы юл линиясенә чыгарган җаваплы өч хезмәткәргә административ беркетмә төзелгән. “Автобус” операциясе барышында мәктәп автобусларын тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Табылган кимчелекләрне уку елы башланганчы төзәтү бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев