Һава транспортын үз итсәң
Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибы тарафыннан илебезгә һава транспорты белән килү тәртибен көйләүче карарларга үзгәрешләр кертелде.
Әлеге кагыйдәләр пассажирларны алып кайтучы һәм ил территориясенә килүче даими рейсларга кагыла.
2020нче елның 27 июлендәге 22 санлы карарда каралганча, Россия Федерациясе территориясендәге пунктка юнәлүче һава судносына утырганда, шул исәптән транзит йөрү максатында, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның үзләре белән ПЦР ысулы белән материалны ковид-19га лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсен раслаучы медицина документы (рус яисә инглиз телендә) булырга тиеш. Документ бу телләрдә булмаса, әлеге медицина документын биргән илнең рәсми телендә дә ярый, әмма рус теленә тәрҗемә ителгән һәм консуллыкта расланган булу зарур.
Материал Россия Федерациясе территориясенә килүгә кадәр өч календарь көн эчендә алынган булу мөһим. Илебезгә кергәнче чит ил гражданнары Россия Федерациясе территориясенә килүче анкетасын тутырачак.
Һава транспорты белән Россия Федерациясе территориясенә килүче Россия Федерациясе гражданнары очышка кадәр (билет алганда, әмма рейска теркәлгәнче) шулай ук анкета һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы форманы тутырырга бурычлы.
Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән өч календарь көн дәвамында Россия гражданнары ПЦР ысулы белән ковид-19га лаборатор тикшерү үтәргә һәм тикшерү нәтиҗәсе турындагы мәгълүматны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы махсус формага урнаштырырга тиеш. Самолеттан төшкәннән соң ундүрт календарь көн эчендә сәламәтлеге начарланган очракта гражданнар медицина оешмасына бармыйча гына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә бурычлы.
Хезмәт эшчәнлеге алып бару максатында килүче чит ил гражданнары элеккечә 14 календарь көн дәвамында изоляция буенча таләпләрне үтәргә тиеш. Әлеге карар 1 августта гамәлгә керде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген
саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең
ТР буенча идарәсе.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев