Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ат җене кагылса

Мөслимдәге “Аргамак” ат спорты мәктәбендә 19 ат тәрбияләнә.

“Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү” республика программасы нигезендә сафка баскан мәктәпнең даны еракларга таралган. Бинада уку залы, кунакханә, хезмәткәрләр өчен чишенү-киенү, са­уна, душ бүлмәләре, ат­лар өчен солярий һәм душ эшләнәчәк. Ремонт эшләре шушы айда башланыр дип көтелә.

– Атларны чын күңелдән яраткан кешенең гамәлләрендә начарлыкка урын була алмый­дыр. Гомумән, бала мәрхәмәтле булып үссен дисәң, кечкенәдән йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Ат ярату­ны бик яхшы сизә, тәрбия һәм игътибарны аңлый. Нигәдер ат­лар балаларны өлкәннәргә кара­ганда ныграк яраталар, – ди ат спорты комплексы җитәкчесе Фазаел Вәлиев.

Атларның саны арта бара. Шушы көннәрдә мәктәпкә шәхси эшмәкәр Алмаз Сәхипгәрәев ике пони бүләк иткән. Татар то­кымлы атлары әлегә берәү генә. Киләчәктә мондый токымлы ат­лар санын арттыру уе белән яна Фазаел абый. Бүген биредә ат сөюче 16 бала төрле күнекмәләр ала.

– Ат җене кагылган кешеләр күрше районнардан да бик еш килә. Араларында мәктәп уку­чылары да, өлкәннәр дә бар. Экскурсиягә килүче балалар аларны алма, шикәр белән сыйларга ярата. Атларга салам, печән, солы, төрле витаминнар, йомырка ашатабыз. Бер атка тәүлегенә 8 килограмм солы, 20 килограмм печән, 50-100 грамм биокушылмалар кирәк. Атларны ашату өчен мин җаваплы, – ди ат спорты мәктәбе эшчесе Николай Ишинбаев.

Бүген атларны Сабантуйга әзерләү бара. Комплекс егетләре аларны көн саен Ык буеннан, яңа ипподром мәйданыннан уратып алып кайта.

– Мондый спорт мәктәбе безнең Азнакайда да булсын иде! Биредә һәр нәрсә уйланып эшләнгән. Тәҗрибә уртакла­шыр өчен менә дигән комплекс бу! Иркен утарларда уйнаклап йөргән атларга һәрвакыт со­кланып китәм. Сезнең районга Сарман егете Вильдан Юнысов белән гел бер вакытта киләбез. Ул егет киләчәктә оста җайдак булса, монда, һичшиксез, комплекс җитәкчесе Фазаел Вәлиевнең дә өлеше бар, – ди Азнакайда яшәүче Хәмәтдин Хәертдинов.

Узган атнада Фазаел Вәлиев белән Николай Ишинбаев Гам­лет һәм Кашемир кушаматлы атлар белән Мәскәүнең үзәк ипподромында булып кайтты. Анда безнең атларыбыз сынау- өйрәнүләр үтте. Федераль Са­бантуена безнең атларның әзерлеген яхшы дип бәяләде Мәскәү белгечләре. Ат спорты мәктәбенең киләчәге өметле. Моның шулай икәнен үсеп килүче буынның бу мәктәптә шөгыльләнергә теләге зур булуы да раслый. Илдәге пандемиягә бәйле укучыларны өйрәтү тукта­лып торса да, Фазаел абый атта йөрергә дип качып килгәләүче егет-кызлар да булды, ди. Ат җене кагылганнарны тезгендә тотып булмыйдыр шул...

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев