Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашлаган җирдә уңыш та зур

“Әюпов” фермер хуҗалыгы бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40ар центнер уңыш алган.

Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы җирләре Баланлы, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре территориясендә урнашкан. Кече фермер хуҗалыгы дип йөртелсә дә, 1500 гектар җире бар Рамил Әюповның. 300 гектарда арпа, 193 гектарда көзге бодай, калган өлешендә язгы бодай үстерелгән. Бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 40 центнерны тәшкил иткән. 45 центнер икмәк биргән басулар да булган. 
Уңышның мул булуын фермер ашлама кертүгә бәйләп аңлата. Басулар азотлы ашламалар һәм аммиак селитрасы белән тукландырылган. Ашлама алу өчен субсидия акчасы гына җитми билгеле. Ә нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак. Хуҗалык 5000 тоннадан артык икмәк җыеп алган. 
“Август”, “Намус”, “Исламов” кебек эре хуҗалыклардан калышмыйча, “Әюпов” хуҗалыгы да үз элеваторын булдырган. Басудан кайткан икмәк Чия Түбәдә киптерү агрегатында киптерелә. Узган ел ун миллион сумга алганнар бу киптерү җайланмасын. Агрегатны сатучылар үзләре үк урнаштырып, көйләп тә куйганнар. Икмәкне сакларга складлар да җитәрлек.
– 30x60 метр зурлыгында яңа амбар салдык. Бер складка капиталь ремонт үткәрдек. “Агромастер” җитештерү компаниясеннән өч культиватор сатып алдык. Ягулык салу станциясен төзедек, җылы мастерская ясадык. Аны әлегә утын, солярка белән җылытабыз, документларны әзерләп бетергәч, газ ягулыгын файдаланачакбыз, – ди Рамил Миргалимович.
Хуҗалыкның техникасы да җитәрлек: бер “Акрос”, ике “Полесье” комбайны, өч КамАЗы бар. Механизаторларга түләү суктырылган ашлык күләменнән – бер центнерга унбиш сумнан башкарыла. Комбайнерларга сезонга 300 мең сумга кадәр акча эшләү мөмкинлеге бар.
Элиталы орлыкларга өстенлек бирәләр хуҗалыкта. Орлыкчылык хуҗалыгыннан бодайның “Ульяновск-105” сортын һәм арпаның “Раушан” сортын сатып алганнар. Быел мул уңыш биргән әлеге сортларны киләсе елда чәчүлек орлык итеп файдаланачаклар. 
Күрше хакы – Алла хакы, диләр бит. Үзләре үстергән икмәкне җыеп алуга күршесенә ярдәмгә кергән хуҗалык. Август коры килү сәбәпле басуларны әле эшкәртмиләр, чөнки җир каты. Яңгыр явып, җирнең бераз йомшаруын көтәләр. 
Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да бетми. Кышкы чорга хуҗалыкта ремонт эшләре, территорияне төзекләндерү планлаштырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев