Ашыгыч ярдәм күрсәтүгә яңа кагыйдәләр керде
Ашыгыч ярдәм күрсәтүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр керде. Төп яңалык - чакыруны кабул иткән диспетчерлар ашыгыч ярдәмне ике төргә бүләчәк. Беренче төргә кичектергесез ярдәм кирәк булган очраклар кертелгән. Бу очракта ашыгыч ярдәм бригадасы егерме минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Әлеге ярдәм төренә кешенең сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янаган очраклар, әйтик, инсульт, инфаркт кичерү, аңны югалту, юл һәлакәтләре керә. Икенче төргә караган чакыруларга бригада ике сәгать эчендә барачак. Ул температура, кан басымы күтәрелү, буыннар авырту булырга мөмкин. Мондый бүленеш элек тә бар иде, хәзер исә аны федераль дәрәҗәдә законлаштырдылар. "Район үзәк хастахәнәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә бер бригада эшли. Әлеге бригада чакырулар буенча Мөслим эчендәге чакырулардан тыш, ерак авылларга да бара. Бер авылдан икенчесенә барган очракта, законда каралган вакыт аралыгына сыешмау да булырга мөмкин. Ләкин составында фельдшер булган ашыгыч ярдәм бригадасы, бер генә минутны да юкка сарыф итмичә, авырулар янына ашыга, кирәкле процедураларны башкара", - дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев