Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Ана йөрәге көтә

Баланлы авылында гомер итүче Фәһимә Садыйкованы авылдашлары ипле, сабыр, авыр сүз әйтми торган ярдәмчел кеше буларак белә. Быел гыйнварда ул олы улы Фәнис белән мәңгелеккә саубуллаша. Улы махсус хәрби операциядә чираттагы задание вакытында батырларча һәлак була

– Әни белән бала арасында күренмәс җепләр бар, диюләре хак. Балам белән нидер булыр дип, гел ут эчендә яшәдем. Махсус хәрби операциягә киткәч, гел хәбәрләшеп тордык. 13 ноябрьдә улым дүрт мәртәбә шалтыраткан. Мин маллар карарга чыгып киткән идем, телефоным өйдә калган. Кергәч, шалтыратсам да җавап бирүче булмады. Бик үкенечле булды, соңгы мәртәбә тавышын да ишетеп булмады, – дип өзгәләнә Фәһимә апа.

2024нче елның 16 ноябрендә Фәнис миномет утына эләгә. аның җәсәден туган авылына гыйнвар аенда гына алып кайталар.

– Контракт төзеп МХОгә китүен улым Луганск шәһәренә барып җиткәч кенә хәбәр итте. Бер задание вакытында бик каты яраланып, Белгород, Донецк госпитальләрендә дәваланды. Язмышына шулай язылгандыр инде. Ул күкләрдән безне күзәтәдер кебек. “Инде уртанчыбызны сакла”, – дип, Аллаһыма ялынам. Нәфис улыбыз, өлешчә мобилизация башлангач, 2022нче елның 27 сентябрендә махсус хәрби операциягә китте. Армия хезмәтен артиллерия гаскәрләрендә үткән иде, качып йөрмәде, барам диде. Батыр, ватанпәрвәр уллар үстерүем белән горурланам! – ди Фәһимә апа.

Җаны яралы булса да, Фәһимә апа күз яшьләрен күрсәтмәскә, кайгы-хәсрәтен сиздермәскә тырыша. Авызында кан булса да, төкерми, диләр аның турында.

– Фәһимә – Креп. Краснояр авылы кызы. Үзе кебек киң күңелле Фәрис белән гаилә кордылар. Ул заманда авылда бер Фәристә генә җиңел машина бар иде! Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булып, дүрт ай очрашып йөреп кавышкан пар алар, авылыбыз горурлыгы! Күпләп мал-туар, тавык-чебеш тоттылар, һәрвакыт хезмәттә булдылар, алны-ялны белми эшләделәр. Фәһимәнең һәр эшкә кулы ята. Ире – ат җене кагылган кеше, 70кә якынлашып килсә дә, ат өстеннән төшми, – ди күршеләре Гөлүзә апа Кашапова.

– Мәктәптән соң Бөгелмәгә сатучылыкка укырга китсәм дә, авылны сагынып, кире кайттым. Район хастаханәсендә буфетчы булып эшләгәндә, Фәрис белән таныштык. Эшкә батыр булса да, сүзгә саран. Аз сүзле, мөлаем, ярдәмчел булуы белән үзенә каратты. Тормышка чыккач, балалар бакчасында кече тәрбияче, хуҗалык мөдире булып эшләдем. 25-30 бала йөри иде бакчага! Шул чорга кайтасы иде дә, улларымны балачакларына кайтарып, алдыма утыртып бер иркәлисе иде! – дип, яшьлек елларын барлады Фәһимә апа.

Фәһимә апа авылда узган һәр чарада актив катнаша. Сызыклы биюен аеруча үз итә райондашыбыз. Төпчек улы Рафис та  спектакльләрдә катнаша.

– Фәһимә апа белән Фәрис абый үз көчләре белән йорт салып керделәр. Ихаталары чиста, пөхтә. Ишегалдында, тәрәзә төпләрендә берсеннән-берсе матур гөлләр үсә. Фәрис абый улы Нәфис бүләк иткән квадроциклда йөрергә ярата. “Улым бүләге, аны көтә”, – дип тимер атын сыйпап елмая ул. Һәр әнигә газизләрен исән-сау каршы алып, кочагына алырга язсын! – ди Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.

Фәһимә апаның игезәк сыңары Фәһим абый Мөслимдә яши. Туганының хәлен ерактан да тоям, ди райондашыбыз.

– Безнең авыл “цивилизация”дән ерак булгач, тормышка чыккач, әни янына еш кайтып булмады. Шуран аша барсаң, урман аша чыгарга кирәк, Тугаштан барсаң – Ыкны кичәсе! Әни икебезне дә ким-хур итмичә ялгыз үстергән. “Үземә ир булса да, балаларыма әти булмас”, дип, әни башка кешене яр итмәгән. Гомер буе балалар дип яшәгән әнием безне дә олы җанлы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләде. Фәһим авырып китсә, минем дә хәл китә. Аның кулы сынса, минеке я каймыла, я таеп, сынып чыга, – ди Фәһимә апа.

Фәһимә апа: “Язмышка язылганны күрмичә гүргә кереп булмый”, – ди. Булганына шөкер итеп, гаиләсенең – имин, балаларының сау-сәламәт булуын теләп яши ул.

– Иң зур хәсрәт – бала кайгысы. Мондый югалтуны берәүгә дә күрергә язмасын! Бәхетле әни үзе исән чакта баласын кара җир куенына салырга тиеш түгел! Аллаһым сабырлык бирсен! – ди Фәһимә апа.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев