“Алтын балык” фестивале узды
Фестивальдә биш дистәгә якын кеше катнашты.
Бүген, “Кояшлы Ык” ял зонасының “Таң” аланында балык тотучылар арасында “Алтын балык” фестивале узды. Фестивальгә Мөслимлеләр генә түгел. Күрше тирә районнардан: Яр Чаллы, Җәлил поселыгы, актаныш, Сарман районнарыннан да балык тотарга яратучылар килгән иде. Фестивальдә биш дистәгә якын кеше катнашты. Фестивальне ачып муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашучыларга уңышлар, яхшы кәеф теләде. Әлеге фестивальне быелдан матур традиция буларак һәркемне катнашырга чакырды. Җиңүчеләр 1,2,3 призлы урыннарда билгеләнеп, алты номинациядә алдынгыларны билгеләделәр. Җиңүчеләргә спорт һәм мәдәния чаралар дирекциясенең грамоталары һәм иганәчеләрнең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Спорт дирекциясе, спорт мәктәбе егетләре һәм Җәлилдән килгән кунак егетләр: Рөслан Котлыев һәм Илнур Ханнановлар бтәмле итеп уха пешерделәр, барлык катнашучыларны уха белән кунак иттеләр.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев