Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдарларга алданмагыз!

Яңа Карамалы авылындагы бер хатын-кыздан "Картагыздан акчагызны свлдырмакчы булалар",- дип карта номерларын сорагач, райондашыбыз шалтыратучының мошенник булуын аңлап, аларның үзләрен полициягә хәбәр итәм дип куркыткан

9 декабрь көнне төнге 00:00 сәгатьтә мошенниклар бер райондашыбызның өй телефонына шалтыратып, хуҗаның улы имеменнән сөйләшәләр. "Бәлага тарыдым, акча кирәк!" дигән сүзгә ярый әле ышанмаган әти кеше! Иң элек әтисе улының кәрәзле телефонына шалтыратып тикшерергә була. Ә улының барысы да тәртиптә! Шунда мошенниклар ятьмәсенә әһдән генә каба язганын аңлый. "Профилакттка эшенең файдасы бар. Халык хәзер мошенниклар корбаны булганчы, уйлана
башлады. Яңа Карамалы авылындагы бер хатын-кыздан "Картагыздан акчагызны салдырмакчы булалар",- дип карта номерларын сорагач, райондашыбыз шалтыратучының мошенник булуын аңлап, аларның үзләрен полициягә хәбәр итәм дип куркыткан. Алдарларга алданмагыз! Карта номерларыгызны берәүгә дә әйтмәгез!"- ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев