Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алар ил чиген саклаган

Чик сакчылары көне рәсми төстә Мөслимдә беренче тапкыр билгеләп үтелде. “Мөслим йөрәге” скверында узган чарага 35 чик сакчысы килгән иде. Бәйрәмнәре белән аларны иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов тәбрикләде.

– Илебезгә каршы сугыш белән кем генә килсә дә, аларны беренче булып чик сакчылары каршы ала. Сез – ил сакчылары. Сезнең балаларыгыз да илне, Ватанны яратучылар булыр, дип уйлыйм, – диде ул. 
Иң өлкән чик сакчысы буларак Расыйх Ганиев сүз алды һәм хезмәттәшләрен Чик сакчылары гаскәрләре оешуга 101 ел тулу уңаеннан тәбрик итте. Чарада чик сакчыларының төркеме дә оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Расыйх Ганиев билгеләнде. Аңа ярдәмгә урынбасарлар итеп Расыйл Шакирҗанов һәм Марат Фәрдиев сайланды. Чарада Расыйх абый белән бергә хезмәт иткән Михаил Иванов та катнашты. Ул бәйрәмгә Ижевскидан ук килгән. 
– Гарнизонда хезмәт итү – бер әйбер, ә заставада барысы бер гаилә кебек. Заставада 30 кеше хезмәт итә. 1,5-2 ел дәвамында син шул бер үк кешеләр белән аралашасың, алар синең туганыңа әйләнә, шундый ук якын һәм кадерле була, – ди ул. 
– Бөтен гаскәрләр дә илебез өчен хезмәт итә. Без – чик сакчыларының хезмәтне алып баруы гына башкалардан аерыла. Безнең иңнәрдә көн саен автомат һәм 50 патрон йөри иде, – ди Илназ Галимов. 
Игезәкләр Вячеслав һәм Владислав Харитоновлар икесе дә – чик сакчылары. Икесе бер частьтә хезмәт иткән. 
– Без туганым белән 1991нче елның 7 июнендә хәрби хезмәткә алындык. Хабаровскига эләктек, – ди Вячеслав Харитонов. – Ярты ел “учебка”да булганнан соң, Камчаткага җибәрделәр. Ел ярым хезмәт иттек. 
– Бер-беребезгә охшаганбыз, шулай да игезәк сыңарым белән бутаганнары булмады, чөнки ул кече сержант иде, – дип, сүзгә кушылды Владислав Харитонов. – Төрле хәлләр булды, тик беркайчан да бер-беребезне рәнҗетергә юл куймадык. Чик сакчылары – иң җаваплы гаскәр. Егетләрнең барысын да ихластан котлыйм. Киләчәктә дә бергә булып, ел саен очрашып торырга язсын! 
Чик сакчыларының флешмоблары да үзенчәлекле: егетләр бергәләп “приседание” һәм “отжимание” ясадылар. 
– 22 июньдә, немец илбасарлары бәреп кергәч, иң беренче сугышны чик сакчылары – 486 нчы застава кабул итте, – диде Расыйх Ганиев. – Бүген без аларны да искә алабыз. 
Чик сакчылары яу кырында һәлак булганнар һәм араларыннан вакытсыз киткән хезмәттәшләре истәлегенә сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чәчәкләр салдылар. 
Римма Афзалова. 
Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев