Алабуга һәйкәлләрен – 1 сумга
Бу турыда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде
Алабуга һәйкәлләр саны буенча (262 объект) республикада икенче урынны били, диде ул. Районда барлыгы 275 мәдәни мирас объекты бар.
Инвестор бинаны 1 сумга алып, яңадан торгызырга тиеш. 2023-2025 елларда мондый схема буенча инде 5 объект сатылган. Хуҗалар өчен проект документларына субсидияләр һәм ДОМ.РФдан ташламалы кредитлар каралган.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев инвесторларны активрак катнашырга чакырды: «Бу биналар үз урынын табачак. Бүген җәмәгать туклануына да, кунакханәләргә дә, хезмәт күрсәтүләргә дә – барысына да ихтыяҗ бар», - диде ул.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев