Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Активлык кирәк, авылдашлар!

Бүген авыл җирлегендә яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел. Шәхси хуҗалыкларның күбесенә су кергән, өйләребез җылы. Утын ярып, күмер ташып мәшәкатьләнмибез. Урамнар якты. Юллар торышына бәйле проблема да чишелеп килә. Яшәү шартлары яхшы да соң, тик яшьләр барыбер авылда калырга атлыгып тормый. "Күңелсез", "кызык түгел" дигән сүзләрне еш ишетәбез. Авылда да...

Яшьләрне авылда калдыру өчен халыкны беренче чиратта эш белән тәэмин итәргә кирәк, дияр кайберәүләр. Килешәм. Тик эш урыннары булып та, эшләргә атлыгып тормыйлар икән шул. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы бүген авыл җирлегендә эшләргә фельдшерлар таба алмавын билгеләп үтте. Шуңа бәйле фельдшер, район үзәгеннән йөреп, медицина хезмәте күрсәтергә тиеш була. Тик, авыл башлыклары әйткәндәй, төне бар бит әле аның! Ә бүгенге студентлар авылга кайтырга теләми. Акчасы аз дияргә ашыкмагыз, авыл фельдшерының хезмәт хакы шәһәрнекеләрдән ким түгел. "Күбесеннән: "Авылга кайтып, мин нишлим?!" дигән җавапны ишетергә туры килә", - ди баш табиб.

Соңгы елларда авылларда да скандинавча йөрүчеләр күренә башлады. Кичке якта өлкәннәр һава суларга чыга шулай. Бу - алар өчен хәрәкәтләнү чарасы да, очрашу, аралашу өчен дә бер мөмкинлек. Яшьләр скандинавча йөрмәс анысы. Тик спортны үз иткәннәр чаңгыда йөри, тимераякта шуа ала. Авыл җирлекләрендә спортка мөнәсәбәтне яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров яктыртты. "Баек, Яңа Усы, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә чаңгы трассасы да бар, чана шуарга тавы да, чаңгы трассасы да эшләнгән. Электән чаңгычылары белән дан тоткан Түбән Табын авыл җирлегендә трассаны кар күмеп киткән", - ди Илшат Яббаров. Чаңгыда йөрүче юк, димәк. Хоккейда мөслимлеләргә баш бирмәгән Тойгелде авыл җирлегендә хоккей корты бар анысы. Тик... шугалак ясалмаган! Булган мөмкинлектән дә файдаланмагач соң инде!..

Авыл җирлекләрендә спорт ярышлары уздыру турында сүз чыккач мәсьәлә акчага барып төртелде. Спорт белән кызыксынган яшьләр үзләре үк җаен да, мөмкинлеген дә таба гадәттә. Теләк кенә кирәк! Авыл башлыкларыннан спорт чаралары уздыруны өстәмә түләү хисабына физкультура укытучысына йөкләргә, дигән тәкъдим дә яңгырады.

Мәдәният йортлары, авыл клублары һәр авылда диярлек бар һәм эшли. Еш булмаса да, авыл халкы өчен төрле чаралар да оештырыла. Тик әлеге чараларда катнашырга теләүчеләр генә аз. Күпләр, ни сәбәпледер, читтән күзәтүне кулай күрә. Иң күңелле чара, иң матур бәйрәм - үзең катнашканы, диләр. Күңелле булсын өчен активрак булырга кирәк!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев