Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актив яшиләр

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында сәламәт тормыш рәвеше алып баралар.

 Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөтендөнья иммунитет көнен билгеләп үтелгән.
 Өлкән шәфкать туташы Абдуллина С.М. социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга иммун системасы үзенчәлекләре һәм сәламәт яшәү рәвеше принциплары турында лекция укыган. Ул сәламәтлекне саклау һәм торгызу өчен дөрес туклану, спорт белән  шөгыльләнергә кирәклеген сөйләгән.
Шәфкать туташы Вәлиева И.С. өлкәннәр өчен саф һавада йөрүне оештырган.  Барысы да Ык буеннан яхшы аппетит, күтәренке кәеф белән кайтканнар. Шушы ук көнне интернатта яшәүче  Людмила Викторовнаны туганнары,  хезмәткәрләр һәм башка социаль хезмәтләрдән файдаланучылар исеменнән  директор туган көне белән котлаган.

Фото -  картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев