(«Татар-информ»). Актаныш районында Ижауда яшәүче ир-ат югалган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Ир-ат Агыйдел елгасы буйлап кар автомобилендә Удмуртия Республикасының Усть-Бельск авылына таба юл тоткан, әмма юлда адашкан. Кар автомобиленең бензины бетү сәбәпле, ул транспортын ташлап калдырган һәм 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына үз координаталары хакында хәбәр иткән.
Ир-ат үзенең адашуы турында иптәшенә дә әйткән һәм тегесе аны эзли чыккан. Урынга шулай ук 103нче янгын-коткару часте, ә Удмуртиядән Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юл тоткан.
Тиздән зыян күрүченең транспортын да табып алганнар.
Нет комментариев