Аксакаллар киңәшләште
Өлкәннәрнең белем- тәҗрибәсе тарихи истәлекләрне саклау һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү мәсьәләләрендә аеруча зур әһәмияткә ия.
Күпьеллык һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсенә ия булган абруйлы авыл аксакаллары элек-электән киңәшче ролен башкарганнар, зур эшләрне нәтиҗәле башкарырга юнәлеш биргәннәр, халыкның рухи потенциалын һәм әхлакый нигезләрне камилләштерүдә ярдәм иткәннәр.
Өлкәннәрнең белем- тәҗрибәсе тарихи истәлекләрне саклау һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү мәсьәләләрендә аеруча зур әһәмияткә ия.
17 март көнне Җәмигъ мәчетендә районның аксакаллары киңәшкә җыелды. Район башлыгы Альберт Хуҗин, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, Мөслим районы имам- мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы аксакаллар шурасы җитәкчесе Расих хәзрәт Каюмов һәм тагын 40тан артык хөрмәткә лаеклы аксакалыбыз Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Рамазан аен үткәрүгә әзерлек турында сөйләште. Олы Чакмак авылындагы мәдрәсә бинасын торгызу белән бәйле эшләр, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү мәсьәләләре буенча җитәкче вазыйфаларда эшләгән авылдашларыбыз һәм район башлыгы үз фикерләрен җиткерделәр. Фәрид хәзрәт Аитов Рамазан аеның фазыйләтләре турында бәян итте, вәгазь сөйләде.
Гөлназ Җәлилова.
Фото – мөхтәсибәт архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев