“Ак халатлы фәрештәләр” исемле чара узды
“Ак халатлы фәрештәләр” исемле чара узды
Район үзәк хастаханәсендә укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен һөнәри юнәлеш бирүче “Ак халатлы фәрештәләр” исемле чара узды. Анда районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты. Очрашуда баш табиб Рамил Морзаханов, табиб-педиатр Азилә Бәдретдинова, райондашыбыз – КДМУның VI курс студенты Илназ Рахмаев, поликлиниканың яшь шәфкать туташы Чулпан Фәсхиева медицина уку йортларына керү, уку шартлары, хезмәт эшчәнлеген башлау нечкәлекләре һәм медицина хезмәткәрләренең эш шартлары турында мәгълүматлар җиткерде. Укучыларга артериаль кан басымын үлчәү методикасы буенча теоретик һәм практик дәресләр дә күрсәтелде.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев