Реклама
Яңалыклар
Агрегатларга сорау зур
“Агромастер” җитештерү компаниясе илнең төрле төбәкләренә чәчү комплексларын төяп җибәрә.
Шушы көннәрдә “Agrator Combi-9000” катнаш чәчү комплексы Алтай краена җибәрелгән. Шушындый ук чәчү комплексын Смоленск өлкәсенә дә алып киткәннәр. 8,5 м киңлектәге “Agrator” чәчү комплекслары Омск һәм Чиләбе өлкәләренә озатылган. Киң колачлы чәчү комплекслары киң полосалы чәчү системасы булган бөртеклеләрне игүнең минималь технологиясе өчен билгеләнгән. 12 һәм 9 метр киңлектәге “Agrator Disk” чәчү комплекслары Липецк өлкәсенә һәм Пермь краена җибәрелде, – дип хәбәр итәләр “Агромастер” җитештерү компаниясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев