5 июнь көне туйларга бай булган
Яңалыклар

5 июнь көне туйларга бай булган

Бу җәйдә иң күп туйлы көн 5 июньгә туры килде, дип хәбәр итәләр районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән.

Бу көнне 7 пар никахларын рәсмиләштергән. Агымдагы атнада бер генә тантаналы туй көтелә. Яшьләр катнаш никахка керәчәк. Тантаналарның кимүен ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мөселман халкының изге ай - уразага керүе белән аңлата.


Нет комментариев