300 ел закон сагында
12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне. Быел Россия прокуратурасы 300 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Россия прокуратурасы 1722 елда Петр I боерыгы нигезендә төзелә. Петр I прокуратура хезмәткәрләре алдына “эштә тәртип булмау, гаделсезлек, ришвәтчелек һәм законсызлык аркасында туган явызлыкны юк итү яки киметү” бурычын куя. 1802 елда прокуратура институты янәдән төзелгән юстиция министрлыгының бер өлешенә әйләнә.
– Россия Федерациясе прокуратурасы көне – гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. 2021 елда халыктан 173 гариза керде. Шуларның унысы – торак хокукларына кагылышлы, 25е – кеше хокукларына бәйле. Прокуратурага кергән бер генә гариза да игътибарсыз калмый. Халыкның ышанычы – безнең өчен беренче урында, – ди район прокуроры Данис Әхмәтҗанов.
Прокуратура хезмәткәрләре четерекле мәсьәләләрне хәл итә, гражданнарның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклый. Хезмәт хакларын вакытында түләү, балаларны, инвалидларны, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең, пенсионерларның мәнфәгатьләрен яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш – һәрдаим игътибар үзәгендә. Принципиальлек һәм төгәллек таләп итүче хезмәтне теләсә кем башкара алмый. Данис Әхмәтҗанов кул астында прокурор урынбасары Линар Әскаров, прокурор ярдәмчесе Илвир Бәхтиев, әйдәүче белгеч Гөлназ Биккинина, шофер Рушан Садриев, техник хезмәткәр Чулпан Хәсәншина хезмәт куя.
– Прокуратураның эш нәтиҗәләре буенча гражданнар дәүләтнең теге яки бу өлкәдә тәртип урнаштырырга, ришвәтчелеккә каршы көрәшергә сәләтле булуына бәя бирә. Закон чиген узучылар үз гамәлләре өчен җавап бирергә кирәклеген яхшы белә. Район прокуратурасының ишекләре һәркемгә ачык, – ди прокурор ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.
Структураның төп функциясе – законнарның үтәлешен контрольдә тоту. Прокуратура федераль ведомстволарның эш барышында гражданнарның хокуклары саклануын тәэмин итә, шул максаттан тикшерүләр үткәрә. Шул ук вакытта прокуратура хезмәткәрләре кайбер органнар тарафыннан чыгарылган карарларның Россия Федерация законнарына ни дәрәҗәдә туры килүен контрольдә тота.
Прокуратурага кергән гаризалар теркәлгәннән соң – 30 көннән дә соң булмаган вакыт эчендә, ә инде өстәмә өйрәнү һәм тикшерү кирәк булмаганнары 15 көндә хәл ителә.
– Бүген тормыш сынау- сыналуга тиң. Бәлки, шуңа да закон сагында торучыларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Башта хезмәт хакын тоткарладылар, аннары җир-милек мәсьәләләре буенча проблемалар туды. Сорауларыбызга тулы җавап алып, чишелеш юлларын таба алдык. Прокуратура хезмәткәрләре үз вазыйфаларын бик төгәл башкара, – ди райондашыбыз Илсөяр Хәмидуллина.
Лилия Шәймиева.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев