Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

2020 ЕЛНЫҢ 20 НОЯБРЕНДӘ БӨТЕНРОССИЯ ХАЛЫККА ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ КӨНЕ

2020 елның 20 ноябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне уздырыла.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны ерак форматта (телефон элемтәсе аша гражданнарга консультация бирү) үткәрү планлаштырыла, республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр), консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Казан шәһәрендә түләүсез юридик ярдәмне телефон номерлары буенча алырга мөмкин:

- 8-800-201-16-00;

- WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;

- (843) 238-10-00.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында беренчел хокукый консультация бирү дежур тору графигында күрсәтелгән җәмәгать кабул итү бүлмәләренең, нотариусларның телефон номерлары буенча күрсәтелә.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче белгечләрнең кизү тору графигы ярдәм, шулай ук телефон номерлары постка кушылып бирелә торган документта урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев