15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн
Бу көнне бүген илебезнең һәр почмагында билгеләп узалар.
Әфганстан..... Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.
“Әфган кызалаклары”ның кара таҗы Мөслим җиренә дә очып кунды: бездән чыгып киткән 128 асыл егетнең 6сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Рядовой Арсланов Владимир Абдугәрәй улы – 1964 нче елда туган, 1984 нче елның 5 нче мартында һәлак булды. Мөслим районы Мари – Бүләр авылында җирләнде.
Рядовой Солтанов Владимр Миннебай улы – 1961 нче елда туган, 1983 нче елның 12 нче сентябрендә һәлак булды. Мөслим районы Усаклык авылында җирләнде.
Өлкән лейтенант Байгузин Владислав Мөхәммәт улы – 1952 нче елда туган, 1981 нче елның 9 нчы июнендә һәлак булды. Мөслим районы Мари – Бүләр авылында җирләнде.
Рядовой Шәйхелмәрдәнов Илмир Зинир улы– 1965 нче елда туган, 1984 нче елның 29 нчы июнендә һәлак булды. Мөслим районы Бүләк авылында җирләнде.
Сержант Фәррахов Илфар Рәмзи улы – 1963 нче елда туган, 1980 нче елның 9 нчы августында һәлак булды. Мөслим районы Әмәкәй авылында җирләнде.
Капитан Рәшитов Фәиз Вәгыйз улы – 1955 нче елда туган, 1985 нче елның 30 нчы гыйнварында һәлак булды. Мөслим районы Мөслим авылында җирләнде.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,
Бар дөнья бер минут тын калсын.
Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...
Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!
Вәрәшбаш мәктәбендә дә искә алу чарасы уздырылды. Безнең авыл егете Габделрәшит Нуриев та Кабул шәһәрендә безнең посольсвоны саклауда катнашкан.
Миләүшә Хәсәнова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев