Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

14 яше тулган мөслимлеләр тантаналы шартларда паспорт алды

21 апрель көнне Туган якны өйрәнү музеенда бик матур чара: 14 яше тулган егет - кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру узды. Чарада күренекле балалар шагыйре, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов , "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим райондагы бүлек җитәкчесе Сәвия Хәбирова, Федераль миграция хезмәтенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Роза...

21 апрель көнне Туган якны өйрәнү музеенда бик матур чара: 14 яше тулган егет - кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру узды. Чарада күренекле балалар шагыйре, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов , "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим райондагы бүлек җитәкчесе Сәвия Хәбирова, Федераль миграция хезмәтенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Роза Маракина һәм "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева катнашты. Район үзәге һәм авыллардан 14 яше тулган 13 яшүсмер тулы хокуклы Россия гражданины дигән почетлы исемне алырга килде. Паспорт - ул үсү, мөстәкыйллек билгесе, кешенең хокукын, иреген яклый, раслый торган, шулай ук гражданлык бурычы турында онытмаска кирәклеген искәртә торган документ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама