1 июльдән коммуналь түләүләр артты
2017 елның 1 июленнән коммуналь түләүләр өчен кайбер тарифлар артты. Чиста суның 1 куб метры өчен хәзер 26 сум 16 тиен түлибез (25 сум 49 тиен булган). Юынтык суын утильләштергән өчен түләү 1 куб метрына 46 сум 76 тиенне тәшкил итә (61 тиенгә арткан).
Ут өчен түләү дә күбәйгән. Бүген кулланылган электр энергиясе өчен 2 сум 49 тиен түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә билгеләнүче агымдагы һәм капиталь ремонт, торак фонды белән идарә итү, ишегалларын тәртипә тоту тарифлары арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев