Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Районда 525 кеше онкологик авырулар белән исәптә тора.

Аларның 22се быел гына исәпкә алынган. “Беренче урында – үпкә рагы, икенче урында – тире, өченчедә – күкрәк бизләре, дүртенче урында ашказаны-эчәк тракты рагы тора. Барлыгы 41 кеше (шуның 13е диспансерлаштыру вакытында) шикләнеп, тикшерү өчен онкология диспансерына җибәрелгән, аларның өчесендә яман чир ачыкланган. Диспансер учетында торучылар елга бер мәртәбә онкологка күренергә тиеш. Маммографка күренү дә чирне азганчы дәвалау һәм кисәтү мөмкинлеген бирә. Елга бер тапкыр флюорография узарга да онытмагы”, – ди поликлиниканың онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева. Быел ачыкланган онкологияле иң яшь райондашыбызга – 42 яшь, иң өлкәненә – 90 яшь. Ел башыннан яман шеш 16 райондашыбызны якты дөньядан алып киткән.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев