03 хәбәр итә
Өй шартларында 91 райондашыбыз дәвалану курслары уза
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән ике кеше инфаркт белән – Әлмәт хастаханәсенә, инсульт белән ике кеше Бөгелмә шәһәренең медицина санитар бүлегенә озатылган. Үпкә ялкынсынуы белән ике кеше Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастахәсенә илтелгән. Район хастаханәсендә үпкә ялкынсынуыннан бүген ун кеше дәвалана. Өй шартларында 91 райондашыбыз дәвалану курслары уза. “Пневмония белән авыручылар саны сизелерлек кимеде, бу төр диагноз көнгә 3-5 кешегә куела. Моңа кадәр бу сан 9-11 иде. Ләкин халык саклану чаралары турында онытмасын, үз-үзен сакласын иде!” – ди табиблар.
Фото – "Мөсли-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев