03 хәбәр итә
Яңалыклар

03 хәбәр итә

17 нче августтан район үзәк хастаханәсендә планлы госпитализация башланды.

17 августтан район үзәк хастаханәсендә планлы госпитализация башланды. Атна башыннан диспансерлаштыру да эшен башлады. Диспансерлаштыру кысаларында Яр Чаллы шәһәреннән күчмә маммограф килүе көтелә. Аның төгәл вакытын участок табиларыннан белешергә була. Маммографияне план буенча 730 хатын-кыз үтәргә тиеш. Бүгенгә аларның 430ы гына маммография тикшерүе узган. “17 августтан Татарстанда коронавирустан саклану максатында перчаткалар кию мәҗбүри түгел. Бу хакта хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Учреждениеләрдә санитар-гигиена таләпләрен үтәү мәҗбүри шарт булып кала. Хастаханәгә битлек белән керү шарт”, – ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев