03 хәбәр итә
Пневмония очракларының артуын хәбәр итә табиблар.
Бер атна эчендә 61 райондашыбызга әлеге диагноз куелган. Саклану чаралары – маска-перчаткаларны еракка болгап атып, гигиена таләпләрен төгәл үтәү кирәклеген дә оныта башлады райондашларыбыз. Коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны якынлашуын хәбәр итә белгечләр. “Үз сәламәтлегебезгә бармак аша карамасак иде! Ходай “Сакланганны саклармын” дигән. Массакүләм чараларда катнашудан тыелып торыгыз!” – дип кисәтә район үзәк хастаханәсе табиблары.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Нет комментариев