03 хәбәр итә
Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 64 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
14 кеше – төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алып, 22 кеше югары кан басымына зарланып мөрәҗәгать иткән. Кискен респиратор авырулы 5 сабыйга ашыгыч ярдәм бригадасы барган. 4 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган. Инсульт кичергән бер хатын-кыз Әлмәт шәһәре хастаханәсенә озатылган. "Көннәр кисәк суытү сәбәпле, күп кенә райондашларыбыз тамаклары авыртып, югары температура белән мөрәҗәгать итә. Җылырак киенеп йөрергә, витаминнар эчәргә онытмагыз", – ди табиблар.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев