Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 3 юл-транспорт һәлакәте булган

23 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 36 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 6 хәбәргә күбрәк. Җинаятьчелекне кисәтү максатында төрле административ тәртип бозулар буенча барлыгы 121 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән һәм тиешсез урында алкогольле эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, вак караклык кылган, ата-ана бурычларын үтәмәгән, тәмәке тарту турындагы законны бозган гражданнар, төнге сәгатьләрдә өлкәннәрдән башка урамда йөргән балигъ булмаганнарның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылды.

"Имин шәһәр" программасы кысаларында урнаштырылган видеоязмалар ярдәме белән 14 хокук бозу очрагы ачыкланды. Алар буенча гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 109 беркетмә төзелде, аларның 1се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Район юлларындагы хәл тотрыклы калды, атна дәвамында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

Узган атнада биш кинәт үлү очрагы теркәлде. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә ис тиеп китерелгән 1973 елгы ир-ат, аңына килә алмыйча, якты дөнья белән хушлашты.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев