Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге : Мөслим авылында яшәүче берәүнең йортыннан әйбер урлау буенча җинаять эше кузгатылды

29 июльдән 5 августка кадәр дежур частькә 45 хәбәр керде. Алты җинаять эше кузгатылды.

2019нчы елның 29 июлендә Мөслим авылында яшәүче берәүнең йортыннан әйбер урлау буенча җинаять эше кузгатылды. Шикле кеше билгеле, урланган әйбер кире алынды, тикшерү эше бара. Шушы ук көнне хуҗалыгында наркотиклы үсемлек саклаган Мөслим кешесенә карата җинаять эше ачылды. 
Профилактик эш алып барылуга карамастан, гражданнарны алдалау очраклары бар. Мәсәлән, 30 июль көнне билгесез зат, “Авито” интернет-сайты аша трактор сатам дип, мошенниклык гамәле кылып, бер якташыбызның 30000 сумнан артык акчасына ия була. Явыз ниятле зат, зыян күрүченең ышанучанлыгыннан файдаланып, аңа паспортының электрон күчермәсен күрсәтә (ачыкланганча, ул ялган булып чыга) һәм тракторны фотосурәттән генә күргән зыян күрүче акчаны алдан түли. 
31 июль көнне гражданин Ш.га карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды (исерек көе транспорт белән идарә иткән, моңа кадәр дә шундый хәлдә транспорт йөрткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган). 1 август көнне шушындый ук җинаять эше Нарат Астындә яшәүче гражданга карата ачылды. 
2 август төнендә күпфатирлы йортның парковкасында торучы бер автомашинаның ишеге бикле булмаган, ачкычы да шунда ук булган. Билгесез зат, шуннан файдаланып, машинаны алып китә. Машина Тукай районында табыла. Транспортка зыян килгән. Машина урлаучылар билгеле, тикшерү эше бара. 
Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 109 административ хокук бозу ачыкланды. Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән, гражданнарның тынычлыгын һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган, ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән гражданнар административ җаваплылыкка тартылды. 
Бу чорда 7 юл-транспорт һәлакәте булды. Үлүчеләр, зыян күрүчеләр теркәлмәде. Исерек хәлдә транспорт йөртүнең 2 очрагы ачыкланды. 
Ике кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Мөслим районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге штабы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама