02 көндәлеге: 78 яшьлек ир - атка карата җинаять эше кузгатылды
Яңалыклар

02 көндәлеге: 78 яшьлек ир - атка карата җинаять эше кузгатылды

Октябрь авылыннан 1940 елгы ир-ат исерек хәлдә хатынының башына таяк белән суккан.

20-26 ноябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 53 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 13кә күбрәк.

Узган атнада РФ ҖКның 115 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды: Октябрь авылыннан 1940 елгы ир-ат исерек хәлдә хатынының башына таяк белән суккан. Баш түбәсе җәрәхәтләнгән хатын хастаханәдә дәваланган, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре нигезендә тикшерү эше бара.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев