Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге : 1978 елгы гражданның наркотик матдә әзерләү һәм саклау факты ачыклана

17 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 43 хәбәр керде. 

14 сентябрь көнне җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан районның бер авылында яшәүче 1978 елгы гражданның наркотик матдә әзерләү һәм саклау факты ачыклана. 18 сентябрь көнне әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 
Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 102 административ хокук бозу ачыкланды. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, ашыгыч хезмәтләрне ялган нигездә чакырган, урлашкан, юл йөрү кагыйдәләрен бозган гражданнар административ җаваплылыкка тартылды. 
Юлларда хәл чагыштырмача тыныч. Узган атнада 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аның берсендә зыян күрүче бар. Ул машинасы белән авыл арасындагы юлдагы чокырга төшеп китеп имгәнә. 
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан Сал. Мухан авылы кешесенең алкоголь исереклеге хәлендә транспорт белән идарә итү факты ачыкланды. 
Атна дәвамында районда 3 кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев