Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 хәбәр итә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 105 беркетмә төзелде

22 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 44 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 7 хәбәргә күбрәк. 

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды. Аның берсе – РФ Җинаять Кодексының 112 маддәсе 2 бүлеге буенча Мөслим авылы кешесенә карата. Никахсыз торган ир белән хатын арасында тавыш чыгып, ире уклау белән хатынына суккан. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. 
Элемтә авылының исерек килеш транспорт белән идарә иткән 50 яшьлек кешесенә дә РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Моңа кадәр дә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган райондашыбыз кылган гамәлләреннән сабак алмаган, кабаттан алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артына утырган. Тикшерү эше бара. 
Законсыз төстә наркотик матдәләр сатып алган, кеше милкенә зыян салган, ата-ана бурычларын үтәмәгән, кеше кыйнаган, җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрүчеләргә карата атна дәвамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 112 административ беркетмә төзелгән. “Имин шәһәр” АП-комплексы ярдәмендә 11 кеше җаваплылыкка тартылган. 
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 105, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 1 шоферга беркетмә төзелде. Атна дәвамында механик характерда 1 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 
Узган атнада биш кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев