Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Ашар алдыннан су эчеп тә ябыгып була

Ябыгу өчен лимонлы су эчәргә була

 

Иртәнге, төшке, кичке аш алдыннан 1-2 стакан су эчеп, 3 айда 4 килограммга ябыгып була. Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми порцияләрне киметә башлыйсың.

Ябыгу өчен лимонлы су эчәргә була. Лимон С витаминына бай. Анда А, В, Р витаминнары күп. Иммунитетны күтәрә, С витамины грипп һәм салкын тиюдән сакланырга ярдәм итә. Ашкайнату эшчәнлеген җайга сала, эч күперү, паразитлар булганда да файдасы бар. Бөерләр эшчәнлеген яхшырта, бәвелне, үт суын куа, токсиннарны чыгара, канны, бавырны арчый. Лимон суы организмда лайланы киметә, шуңа аның астма, бронхит авыруларыннан да файдасы исбатланган. Лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта, шунлыктан ябыгырга ярдәм итә. 1 стакан җылы суга ярты лимон согы сыгарга. Көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә. Бал кушарга да ярый. Аны ач карынга эчү файдалы.

Лимонлы су зыян да китерә ала. Ул теш эмален какшата. Соңыннан авызны чайкарга онытмагыз. Көнгә 1 стаканнан артык эчәргә ярамый.

Сару кайнау, ашказаны-эчәк чирләре булганда, табиб белән киңәшләшергә кирәк, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев