Тынычланыр өчен дисбе тарт
Психологлар тынычлану өчен дисбе тартырга тәкъдим итә. Стресс вакытында, җепкә сәйлән бөртекләре тезеп, шуны уч төбеннән шудырырга кирәк.
Чөнки бу урында нерв системасының эшчәнлеге өчен җавап бирүче нокталар урнашкан. Хәтта кулда шар әвәләү дә тынычланырга, фикер тупларга һәм киеренкелектән арынырга булыша.
Күнегүләр ясаганда дисбегә карарга ярамый. Кулның халәтенә игътибар бирергә кирәк. Дисбене ничек тарту әһәмияткә ия. Ул йөрәк тибешенә һәм сулышка йогынты ясый. Белеп тартканда, эчке органнарның эшчәнлеген яхшырта. Дисбе – бармаклар өчен дә алыштыргысыз күнекмә чарасы. Ул артрит, артроз вакытында файдалы.
* Тәмәке тартуны ташларга теләгән кешеләргә дә дисбе тартырга тәкъдим итәләр.
* Компьютерда күп эшләгән кешеләргә, музыкантларга кулдагы буын һәм мускулларны ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру өчен дисбе тартудан тыш, дисбе ярдәмендә бармаклардан беләккә кадәр массаж ясарга киңәш ителә.
* Хәтерне яхшыртырга теләгәндә, чит телдәге сүзләр яки шигырь ятларга һәм шул ук вакытта дисбе тартырга мөмкин.
* Баш авыртканда, дару эчкәнче, дисбе ярдәмендә бармак очларына һәм сөягенә массаж ясыйлар.
* Томаулаганда дисбене бармак очлары белән тарталар.
Фото - Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев